Татарстанда "Коммуналь түләүләр" программа продукты ТКХ өлкәсендә түләүләрнең дөреслеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә

21.01.2012

Быел Татарстанда халыктан 2 миллиард 114 миллион сум акча җыю күздә тотыла. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә әнә шул хакта хәбәр итте.

“Инде хәзер үк районнарга, 2011 елдагы кебек, торак милекчеләреннән акча җыюны оештырырга кирәк. План күрсәткечләре барлык муниципаль берәмлекләргә дә җиткерелгән”, - диде ул.

Милекчеләрдән җыелган 1 миллиард 349 миллион акча 2012 елгы капиталь ремонт программасына; 531,6 миллион сум – урнаштырылган исәпләү приборлары буенча лизинг түләүләренә юнәлдереләчәк; 233,4 миллион сум акчаны 2012 елның ноябрь һәм декабрь айларында җыю күздә тотыла.

“Шунысын да билгеләп үтәсе килә, кызганычка күрә, бүгенге көндә “Коммуналь түләүләр” программа продукты 32 районда гына эшли. 9 районда (Азнакай, Алексеевски, Апас, Әтнә, Кайбыч, Сарман, Теләче, Чирмешән, Казан шәһәре) программа билгеләнгән. 4 муниципаль берәмлек (Югары Ослан, Алабуга, Чистай, Ютазы районнары) программаны гамәлгә ашыруга керешмәгән әле”, - дип өстәде Ирек Фәйзуллин.

2012 елда Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча гомуми мәйданы 5,3 миллион квадрат метр тәшкил иткән 837 күпфатирлы йортка ремонт ясалачак. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсе барышында әнә шул хакта хәбәр итте. 220,4 мең кеше үзләренең торак шартларын яхшыртыр дип көтелә. Программада Татарстанның Кайбыч һәм Әтнә районнарыннан (аларда ул төгәлләнгән инде) кала, 43 муниципаль берәмлек катнаша.

“Бүгенге көндә 15 муниципаль берәмлектәге 111 йортта капиталь ремонт эшләре башланды инде. Шул исәптән, Казанда – 12 йортта, шулай ук Чаллы, Әлмәт, Апас, Әгерҗе, Бөгелмә, Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Түбән Кама, Нурлат, Саба һәм Чистай районнарында”, - дип ассызыклады министр.

Министрның сүзләренә караганда, программаны финанслау күләме 4 миллиард 347 миллион сум тәшкил иткән, шуның 549,7 миллион сумы – Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру фонды; 1 миллиард 373 миллион сумы – Татарстан Республикасы бюджеты; 1 миллиард 75 миллион сумы – муниципаль берәмлекләр бюджетлары; 1 миллиард 349 миллион сумы милекчеләрнең акчалары.

ТР Президенты матбугат хезмәте