Рөстәм Миңнеханов: "Без Красноярск белән Универсидага әзерлек буенча тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер"

20.01.2012

Татарстан Красноярски краеның 2019 елгы кышкы Универсиаданы кабул итәргә теләвен хуплый һәм бу өлкәдә үзендә тупланган тәҗрибә белән уртаклашырга, бөтен команда белән ярдәм итәргә әзер булуын белдерә. Бүген Казан Кремлендә Красноярки крае губернаторы Лев Кузнецов белән очрашу вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры-Президентның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Халыкара студентлар спорты федерациясенең беренче вице-президенты Олег Матыцин, “Универсиада-2013” дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов, Красноярски рәсми делегациясе әгъзалары катнашты.

Красноярски 2019 елгы Кышкы Универсиаданы кабул итүгә дәгъва итәргә җыена. Казанга сәфәрнең төп сәбәбе дә шуның белән бәйләнгән. Делегацияне Казанда халыкара студентлар спорты уеннарына әзерлек буенча тупланган тәҗрибә кызыксындыра. Сәфәр программасында Универсиада өчен төзелгән объектларда булу, “Казан” халыкара аэропортын модернизацияләү белән танышу һ.б. каралган иде. Мәртәбәле кунаклар IT-паркта да булды. Визит, билгеле, Универсиада буенча элемтәләрне ныгытуны гына күздә тотмый, ике төбәкне башка өлкәләрдә дә бер-берсенә тагын да якынайту максатын куя. Казан Кремлендә узган бүгенге очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та, Красноярски крае губернаторы Лев Кузнецов та шуңа басым ясады.

“2019 елгы Универсиаданы кабул итәргә теләвегезне хуплыйбыз. Сезне тулысынча өйрәтергә, тәҗрибә уртаклашырга, булышырга әзербез. Универсиада –бик яхшы идея. Ул төбәк халкын берләштерү чарасы да булачак. Аңа әзерлек күңелле мәшәкатьләр генә алып киләчәк: чит телләр өйрәнергә, инфраструктура төзергә кирәк булачак”, - дип Татарстан башлыгы үзенең коллегасына киңәшләрен бирде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклавынча, мондый эре халыкара ярышларга әзерләнгән инфраструктура, команда спортта гына түгел, башка өлкәләрдә дә эре халыкара чараларны уздырырга сәләтле.

Татарстан Президенты Красноярски краеның Россиянең зурлыгы буенча Якутиядән генә калышып, икенче урында торучы төбәге булуын, анда ресурсларның зур потенциалы булуын искәртте. “Бер яктан сезгә Универсиаданы яуларга булышырга җыенабыз, икенче яктан икътисади, башка өлкәләрдә бәйләнешләрне үстерергә, мөнәсәбәтләрне предприятиеләр дәрәҗәсендә ныгытырга кирәк”, -дип ТР башлыгы Универсиада буенча хезмәттәшлек, башка элемтәләрне дә җанландырыр, дигән өмет белдерде.

2010 ел йомгаклары буенча бу ике төбәк арасында товар әйләнеше күләме 3,4 млрд сум тәшкил иткән. Татарстаннан Красноярскига, нигездә машина төзелеше һәм нефтехимия продукциясе чыгарыла. Ә безгә халык куллануы товарлары кайтарыла. ТР Президенты болар белән генә канәгатьләнә алмыйбыз, ди. “Безнең өчен бу төбәккә үзебезнең машина төзелеше, нефтехимия продукциясен чыгару кызыклы. Шул ук вакытта Красноярскидагы зур чимал ресурсы һәм потенциал да безне кызыксындыра. Һәр төбәкнең үз казанышы бар, шуны өйрәнергә телибез”, -дип ул әлеге төбәккә эшлекле сәфәр белән барачакларын җиткерде. Төбәктә гомер кичерүче 40 меңгә якын татар белән мөнәсәбәтләрне дә ныгыту зарур.
Рөстәм Миңнеханов алда торган яңа бурычларны исәпкә алып, ике арада 1998 елда имзаланган икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдәге хезмәттәшлек килешүен яңартырга кирәк, дип белдерә.

Красноярски крае губернаторы Лев Кузнецов, үз чиратында, бер атна эчендә делегациянең Татарстанга барып тәҗрибә өйрәнү инициативасын хуплап, теләктәшлек белдерүе өчен ТР Президентына рәхмәт җиткерде. Универсиада хәрәкәте Россия киңлекләрен тагын да берләштерергә сәләтле, дип исәпли ул. Губернатор Универсиадага әзерлектә Татарстанның ярдәм кулын тәкъдим итүенә рәхмәт белдереп, республика вәкилләрен 16-19 февральдә үзләрендә узачак Икътисади форумга чакырды. Аның барышында ике төбәкнең спорт, мәдәният һ.б. өлкәләрдә көчләрен берләштерү хакында килешү имзаларга тәкъдим итте. Параллель рәвештә ике төбәк арасында яңа хезмәттәшлек килешүе дә әзерләнәчәк.

Соңрак журналистлар белән очрашуда губернатор Казан тәҗрибәсен өйрәнү безнең өчен Универсиадага әзерлек белән генә чикләнми, федерация белән мөнәсәбәтләр урнаштыру, төрле төбәк проектларын яклау һәм алар буенча ярдәм алу ягыннан Татарстандагы тәҗрибәне өйрәнү дә кызыклы, дип ассызыклады.

ТР Президенты матбугат хезмәте