Казанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин килде

09.05.2018

Бүген Татарстанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин килде. 

«Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин каршы алды. 

Казанга эш сәфәре кысаларында Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» X халыкара икътисадый саммит чараларында катнашачак, саммит иртәгә, 2018 елның 10 маенда эшли башлаячак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.