Татарстан Президенты: Җиңү көне һәрвакыт безнең төп бәйрәм булачак

09.05.2018

Бүген Казанда Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм парады узды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.    

Кыска гына концерттан соң Җиңү байрагы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флаглары чыгарылды.   

Аннары Мәскәүдәге Кызыл мәйданнан хәрби парадның турыдан-туры трансляциясе оештырылды. Россиялеләрне Җиңү көне белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлады.

Владимир Путин Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итте.

Шуннан соң Казанның Меңьеллык мәйданында микрофонга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты. Ул шунда җыелганнарның барысын да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы белән котлады.  

«Җиңү көне һәрвакыт безнең төп бәйрәмебез булды һәм булачак. Бу – илкүләм триумф һәм халык горурлыгы көне, хәсрәт һәм мәңгелек хәтер көне. Бөек Җиңү безгә иксез-чиксез югалтулар аша килде: дистәләгән миллион һәлак булганнар, меңләгән яндырылган шәһәрләр һәм авыллар, җимерелгән фабрикалар һәм заводлар, юк ителгән мәдәният ядкярләре», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

«Без озак көтелгән ирекне һәм җиңүне безнең ата-бабаларыбыз, әби-әниләребез: капитаннар һәм рядовойлар, ополченецлар һәм тыл хезмәтчәннәре, партизаннар һәм подпольщиклар, картлар, хатын-кызлар һәм балалар, төрле милләт һәм һөнәр кешеләре яулап алуны онытмаячакбыз. Алар танкларда һәм самолетларда яндылар, салкын окопларда яттылар, елга кичешләрендә батып калдылар, алсыз-ялсыз заводларда һәм госпитальләрдә хезмәт иттеләр, концерт мәйданнарныда сугышчан рухны күтәрергә тырыштылар. Һәр көннәре соңгы көн булырга мөмкин булуны аңлап, фронтташ дусларын яклап калу нияте белән алар барыбер утка керделәр. Без сугыштан кайтмый калган һәм арабыздан киткәннәрнең якты истәлеге алдында башларыбызны иябез», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Бөек Җиңү варислары, Россия армиясе солдатлары һәм командирлары илебез чикләрен саклауны дәвам итәләр, агрессиягә һәм халыкара терроризмга каршы торалар. «Безнең тынычлыгыбыз ышанычлы кулларда», - диде ул. 

Шуннан соң Татарстан Республикасы Дәүләт гимны яңгырады.

Аннары Казан гарнизоны гаскәрләре, Казан хәрби училищелары вәкилләре, көч структуралары хезмәткәрләре, республика иҗтимгый берләшмәләре вәкилләре, студентлар тантаналы төстә узды, шулай ук хәрби һәм махсуслаштырылган техника, «ГАЗ-21» автоклубы автомобильләре дә аларга кушылды.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.