Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды

09.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Җиңү паркындагы Дан мемориалы комплексы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салды. 

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.   

Татарстан Президенты юнармейцларны сәламләде, алар Рөстәм Миңнехановны Җиңү бәйрәме белән котладылар һәм өч мәртәбә «Ура» кычкырдылар. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркына килгән һәр ветеранны шәхсән сәламләде.    

Мемориаль комплекс янына Татарстан Президенты Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән бергә барды.

Мәңгелек утка чәчәкләр салганнан соң анда катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.  

Аннары республиканың рәсми затлары Һәлак булган солдатларның аналары һәм толлары монументына чәчәкләр салдылар.    

Рөстәм Миңнехановның маршруты шуннан соңгы мемориал – «Казан» К-403 су асты көймәсе рубкасы янында тәмамланды, анда Татарстан Республикасы Президенты моряклар белән сөйләшеп торды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.