Рөстәм Миңнеханов Хәйдар Гыйльфановны Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле итеп билгеләде

08.05.2018

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хәйдәр Гыйльфановны 3 елга Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле итеп билгеләү турында указ имзалады.

Элек Хәйдәр Гыйльфанов Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары вазыйфасын биләгән иде.  

Искәртәбез, 2011 елдан бирле Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеген җитәкләгән Ринат Садриев быел апрель аенда үз теләге белән вазыйфасыннан азат ителгән иде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте.