ТР Президенты Икътисади үсеш министрлыгының Сәүдә сөйләшүләре департаменты директоры белән очрашты

16.01.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Икътисади үсеш министрлыгының Сәүдә сөйләшүләре департаменты директоры Максим Медведков белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президенты Анатолий Краснов катнашты.

Сәүдә сәясәте, Татарстанның халыкара икътисади оешмалар һәм төбәк берләшмәләре белән бәйләнешләре, Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү белән Татарстанның тышкы икътисади эшчәнлегенә кагылышлы перспективалар –очрашуда күтәрелгән төп мәсьәләләр булды.

ТР Президенты матбугат хезмәте