Бүген хәйриячеләргә ТР тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондының Хәйриячеләр китабының икенче томы тапшырылды

16.01.2012

Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондының  Хәйриячеләр китабының икенче томы да дөнья күрде. Бүген Кремльдә исемнәре әлеге китапта мәңгеләштерелгән бертөркем хәйриячегә әлеге басмалар һәм “Возрождение - Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Кремльгә җыелган 150 гә якын кешегә бүләкләрне ТР Дәүләт киңәшчесе, Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев үзе тапшырды.

Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасын яңартуга өлеш керткән кешеләрнең исемнәре уелган Хәйриячеләр китабында хәйрия взносы күләме нинди булуга карамастан, бу ярдәмне кертүчеләрнең исемнәре мәңгеләштерелә бара. Аның тәүге томын тапшыру тантанасы узган елның гыйнвар ахырларында үткән иде. Бүгенге көндә ике томда барысы 15 мең хәйрияченең исеме мәңгеләштерелгән.

Минтимер Шәймиев чараны республиканың тарихи һәм мәдәни мирасын яңарту проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итүчеләргә олуг рәхмәт сүзләрен җиткерүдән башлады. “Моннан ике ел элек Болгардагы һәм Свияжски утрау-шәһәрендәге тарихи-мәдәни кыйммәтләрне яңартуга алынганда моның кадәр теләктәшлек булыр дип уйламаган да идек. Бу башлангыч бөтен кешенең хуплавын тапты. Шундый теләктәшлек һәм ярдәм булганга, эшләр дә уңышлы бара”, - дип билгеләп узды ул. ТР Дәүләт Киңәшчесе халыкның, бизнес-структураларның, төрле формадагы коллективларның, шулай ук Татарстаннан читтәге оешмаларның ролен аерым искәртеп узды. Ниятләрне тормышка ашыруда федераль Хөкүмәтнең һәм Татарстан казнасының ярдәме дә зур роль уйнаган. Бүген Болгар һәм Свияжскида яңартылучы мәдәни-тарихи ядкарьләр бик тиздән килгән кунакларны һәм туристларны сөендерәчәк. Минтимер Шәймиев быел июнь башында традицион Изге Болгар җыены вакытында бирегә килүчеләргә яңартылучы Болгарны презентацияләү мөмкинлеге булачак дип җиткерде. Узган елгы җыенга 50 меңләп кеше килгән булса, быел тагын да күбрәк булыр дип көтелә. Әлегә Казанның Кол Шәриф мәчетенә куелган дөньядагы иң зур Коръән дә саклау өчен бөтенләйгә Болгарга урнаштырылачак.

“Безнең Болгар һәм Свияжскины халыкара методикаларга һәм ЮНЕСКО таләпләренә туры китереп яңартырга бөтен мөмкинлекләребез бар”, - дип Шәймиев бу өлкәдә башка илләрдәге тәҗрибәнең өйрәнелүен дә ассызыклады.

“Сезнең белән әлеге изге ниятле эшне башлап, бөтен Россия җәмәгатьчелегенә рухилыкның барыннан да мөһимрәк булуы хакында сигнал бирдек”, -дип искәртте “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе залда утыручыларга. Минтимер Шәймиев бу изге эшкә үзләреннән өлеш кертүчеләргә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз исеменнән зур рәхмәт белдерде.

Бүген залга җыелучылар арасында үзләреннән саллы өлеш керткән эре предприятие-оешмалар, муниципалитетлар, министрлык-ведомстволар җитәкчеләреннән тыш, тамчылардан күл ясарга булышкан күп балалы гаиләләр, балалар йортлары коллективлары, иҗтимагый оешмалар, “Без Яңарыш өчен” дигән хәйрия акциясендә катнашучы студентлар, студентлар хезмәт отрядлары вәкилләре, Болгар һәм Свияжскидагы һәйкәлләрне яңарту эшләрен башкаручы подряд оешмалары, скульпторлар бар иде. Ел саен бу эшкә үз взносларын кертә баручы физик һәм юридик затлар ел йомгаклары буенча нәшер ителә торган Хәйриячеләр китабында үз урынын ала бара. Исемнәре беренче томда мәңгеләштерелгән “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, “Майский” теплица комбинаты” генераль директоры Илшат Ганиев, “Ямашнефть” җитәкчесе Виктор Смыков, “ПОЗИС” җәмгыяте генераль директоры Радик Хәсәнов, “Казан моторлар төзү” ААҖ генераль директлоры Дамир Кәримуллин, “Татэлектромонтаж” җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары Иван Солуянов, “Татнефтепром” ААҖ генераль директоры киңәшчесе Ралиф Зариповның исемнәре икенче томда да урын алган.

Бүләкләнүчеләр арасында узган елдан башлап ай саен “Яңарыш” фондының исәп-хисап счетына шәхси финансларын күчереп хезмәттәшләренә үрнәк күрсәтүче ТР буенча Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров та бар иде. Аерым муниципалитетлардан Актаныш районы халкы “Яңарыш” фондының әлеге проектында иң актив катнашучылардан. Хакимият башлыгы Энгель Фәттахов үзе дә шәхси үрнәк күрсәтә. Борынгы Болгар шәһәре урнашкан территория бүген Спас районына керә. Район хакимияте башлыгы Камил Нугаевка яңарту эшләрендә, Минтимер Шәймиев әйткәнчә, таякның иң юан башы төшә. Ул үз өлешен кертеп кенә калмыйча, бу эшкә бөтен гаилә әгъзаларын җәлеп иткән. Тамчылардан күл җыярга булышкан Мөслим районыннан күпбалалы Маликовлар гаиләсе дә бүген аерым билгеләп үтелде. Бүләкләнүчеләр арасында Изге Болгарда сәхәбәләр җирләнгән урынга куелган Истәлек билгесенең авторы Рөстәм Габбасов белән Свияжскидагы Успенье монастыре диварлары янында сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган билге авторы Мәхмүт Гасимов та бар иде.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы