Рөстәм Миңнеханов: "Тикшерү комитеты республикадагы тотрыклылыкны тәэмин итеп тора"
15.01.2012Россия Тикшерү Комитетының үз присягасы, ведомство бүләкләре һәм махсус исемнәре белән мөстәкыйль хокук саклау органына әверелүенә 1 ел тулды.
Тикшерү Комитетының вәкаләтләре шактый артты. Былтыр аңа салым җинаятьләрен тикшерү йөкләнде, ә быелдан башлап балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган кискен һәм аеруча кискен җинаятьләрне тикшерү вазифалары тапшырылган. Комитет ваемсызлык, хезмәт урынында ялган һәм башка вазифаи җинаятьләрнең эзенә төшү белән шөгыльләнәчәк һәм ришвәтчелек белән бәйле барлык җинаятьләрне тикшерәчәк. Җинаятьләрне оператив һәм сыйфатлы итеп ачыклауны, комитет үзенең бурычы итеп билгели.
Узган елда республика судларына 2 меңнән артык җинаять эше юлланган, алдагы елларның 176 җинаяте ачыкланган. Коррупция юнәлешендәге 300 җинаять эше кузгатылган, аларның күбесе гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча, бу халыкның хокук саклау органнарына карата ышанычы үсүе турында сөйли.
Балигъ булмаганнарга мөнәсәбәттә кылынган 400 дә артык җинаять ачыкланган, аларның 90 процент өлеше җенси азгынлык белән бәйле. Җенси көчләүгә 98 бала һүм яшүсмер дучар булган. Моңа нисбәтле рәвештә агымдагы елда бу мәсьәләгә игътибар көчәйтеләчәк.
2001 ел нәтиҗәләре буенча ТР буенча Тикшерү идарәсенең нәтиҗәле эшчәнлеге аңа РФ нең башка бүлекчәләре арасында алдынгы позицияләрне яуларга мөмкинлек биргән.
ТР Президенты матбугат хезмәте