Рөстәм Миңнеханов ТР прокуратурасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
14.01.2012Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләренең югары һөнәри осталыгы бөтен республика уңышларының нигезе булып тора. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия прокуратурасы оешуга 290 ел тулуга багышланган тантаналы чарада әнә шулай дип белдерде. Чарада шулай ук республика ведомстволары, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, прокуратура хезмәткәрләре һәм прокуратура органнары ветераннары катнашты.
Прокуратура дәүләтчелекнең нигезе булып тора, дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов тантанада катнашучылар алдында ясаган чыгышында. “Законнар төгәл үтәлмәсә дәүләт яши алмый”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
“Татарстан прокуратурасында эшләүче кешеләрнең әзерлеге һәм һөнәри дәрәҗәсе бик югары. Без һәрвакытта да аларга ярдәм һәм консультация сорап мөрәҗәгать итәбез, алар кайвакыт безнең ялгышларны төзәтә, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан башлыгы прокуратура хезмәткәрләренә. – Без бөтен нәрсәдә дә сезнең ярдәмегезне тоябыз, республикабыз сезнең аркада Россиядә әйдәп баручы урыннарның берсен били”.
Рөстәм Миңнеханов прокуратура ветераннары адресына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. ТР башлыгы фикеренчә, бу кешеләр прокуратура органнарының бүгенге уңышларына нигез салган.
Татарстан Президенты бүгенге көндә республика прокуратурасының күп кенә мәсьәләләр белән шөгыльләнүен искәртте. Моңа тарихи үзәкне саклау мәсьәләләре, транспорт, республика һәм федераль законнарның үтәлешенә бәйле проблемалар керә.
“Сезне бәйрәм белән котлыйм һәм хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга. – Барлык хокук саклау органнарының көйле эшләве – республиканың Россия күләмендә югары нәтиҗәләргә ирешүенең нигезе”.
Республика президенты прокуратура хезмәткәрләренә бүләкләр, шулай ук Татарстан прокуроры Кафил Әмировка «Fiat Ducato» микроавтобусы ачкычын тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте