Фәрит Мөхәммәтшин: "Бүгенге бәйрәм төшерүче һәм язучы жрналистлар корпусына гына түгел, караучы һәм укучыларга да, ягъни "дүртенче хакимият" йогынты ясаган кешеләргә дә кагыла"
13.01.2012Бүген Казанда ТР Журналистлары йортында Россия матбугат көне уңаеннан тантаналы чара узды. Республика җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Бәйрәм чарасы Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә узды. ТР Журналистлар йортына республика телекомпанияләре җитәкчеләре һәм газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары баш мөхәррирләре, федераль массакүләм мәгълүмат чараларының төбәкләрдәге хәбәрчеләре һәм вәкилләре чакырулы иде.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Россия матбугат көне журналистларның бәйрәме генә түгел, “чөнки журналистика, сезнең һөнәр кешеләре бик күп кешеләрне гәүдәләндерә. Бу бәйрәм сезнеке генә түгел, ул безнеке дә (сезне укучы, караучы, сез йогынты ясаучылар һәм сез тәрбияләүче һәм дөрес юлга җибәрүчеләр). Сез һәркайсыгыз үзегезнең массакүләм мәгълүмат чарасы аша җәмәгатьчелекнең фикерләрен җиткерә”, - дип белдерде спикер.
Парламент башлыгы республиканың 2011 елны уңышлы тәмамлавында журналистларның да өлеше барлыгын әйтте. Бүген ТР Президенты Хөкүмәткә ташламалардан файдаланучы гражданнар өчен җәмәгать транспортында сәфәрләр санына чикләү кертү хакындагы карарны гамәлдән чыгарырга кушты.
Ф.Мөхәммәтшин фикеренчә, моңа массакүләм мәгълүмат чараларында алып барылган кызу бәхәсләр дә сәбәп булган.
Россия матбугаты журналистлары турында сөйләп, ул алар арасында сайлап алынган Татарстан вәкилләренең дә булуын, аларның федераль матбугат чараларында тырышып намус белән хезмәт итүләрен белдерде.
“2012 ел да килеп җитте. Мине беркайда теркәлмәгән, үз фикерен оператив, ирекле рәвештә җиткерә торган социаль челтәрләр, блогерлар һәм Интернет бергәлекләр борчый. Сез моңа көнләшеп карыйсызмы – белмим. Без социаль челтәрләрдә ниләр барлыгын тикшереп торырга гына түгел, ә андагыларның җаваплылыгын күтәрү турында да уйларга тиеш”, - дип, аның гомумфедераль дәрәҗәдәге бурыч булуын, социаль челтәрләрнең һәрвакытта да мәгълүматны дөрес җиткермәүләре турында әйтте. “Социаль челтәрләрнең системалы һәм контрольдә булмавы бөтен җәмәгатьчелекне борчый”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Журналистларның халыкка мәгълүмат бирүгә җавалылык тоеп, өстенлекле юнәлешләрне билгеләп, алда торган төп бурычны аңлап якын килүләрен билгеләп үтеп. Спикер журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, яңа иҗади уңышлар теләде.
Каләм әһелләренә үз теләкләрен ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һ.б. җиткерде.
Зилә Вәлиева республика җитәкчелегенең журналистлары белән алып бара торган диалогы ачык, даими булуын, монда демократик рухлы җитәкчеләрнең генә түгел, журналистларның да өлеше зур икәнлеген ассызыклап үтте. “Чөнки нәкъ менә каләм әһелләре җитәкчеләр алдында көнүзәк, кискен һәм әһәмиятле мәсьәләләрне куя”, - диде ул. Журналистларның кешеләргә, яңалыкка карата кызыксынуы, яңалыкны күрә белүенең беркайчан да арткы планга китеп тормавын билгеләп үтеп. “Журналистикада иң мөһиме – факт үзе түгел, ә бу фактның ничек бирелүе, бу, үз чиратында, профессиональлекне күрсәтә дә инде. Татарстанның журналистлар берлеге профессиональ эшли”, - диде Зилә Вәлиева.
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов бәйрәм чарасында катнашучыларны “кешеләрнең тормышын яхшырак итү өчен, җәмгыятьтә бара торган процессларны контрольдә тотарга чакырды”.
Римма Ратникова исә журналистларга үзара аңлашып эшләүләрен теләде.
ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге