Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округында яңа Тулы вәкаләтле вәкилен тәкъдим итү чарасында катнашты
13.01.2012Бүген Түбән Новгородта Михаил Бабичны Президентның Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле вазифасында рәсми төстә тәкъдим итү тантанасы булды. Идел буе төбәкләре башлыклары, баш федераль инспекторлар, федераль башкарма хакимият органнарының төбәк вәкилләренә Михаил Бабичны РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов тәкъдим итте. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Президент Администрациясе башлыгы болай дип ассызыклады: “Михаил Викторович үз эшенең чын остасы, таләпчән һәм җаваплы кеше. Аның Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә эшләүдә зур тәҗрибәсе бар. Моннан тыш, ул берничә тапкыр Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланды. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының оборона комитеты рәисе урынбасары буларак кораллы көчләрне ныгытуга сизелерлек өлеш кертте”. Сергей Иванов Михаил Бабичның Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле вазифасында үзенең эш сыйфатларын тулы күләмдә күрсәтә алачагына ышаныч белдерде.
“Идел буе федераль округында куәтле сәнәгый, аграр һәм фәнни потенциал тупланган. Биредә илдәге иң зур авиация, автомобиль төзелеше предприятиеләре урнашкан, иң мөһим транспорт магистральләре дә Идел буе федераль округы аша уза, энергетика, оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре бар. Округ эчке төбәк продукты һәм сәнәгый җитештерү күләме буенча илдә икенче урынны били”, - дип белдерде Сергей Иванов.
Моннан тыш, ул Президентның үз вәкаләтле вәкилләренә россиялеләрнең күпчелеген борчыган мәсьәләләрне даими контрольдә тотарга күрсәтмә бирүе хакында хәбәр итте. Сүз дару, бензин бәяләре, автомобильләрне техник карау хакында бара. Вәкаләтле вәкилләргә Президент тарафыннан вәзгыятьне җайга салу өчен вәкаләтләр бирелгән.
Сергей Иванов Россия Президентының Идел буе федераль округындагы элеккеге вәкаләтле вәкиле Григорий Рапотага рәхмәт сүзләре җиткерде һәм Михаил Бабичка эшендә уңышлар теләде. Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич дәүләт башлыгына һәм Президент Администрациясе җитәкчесенә күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде һәм округның бай потенциалы тагын да үстереләчәген ассызыклады.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле рәсми сайта материаллары буенча