Татарстан Президенты Әнкарада пассажирлар өчен асылмалы юлны карады

26.04.2018

Бүген Әнкара (Төркия) шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов пассажирлар өчен «Йәнимәхәллә-Шентепе» асылмалы юл системасын үстерү тәҗрибәсе белән танышты.

Бу юл рәсми рәвештә 2014 елның июнендә ачылган. Гомуми озынлыгы 3257 метро. Маршрутка 4 тукталыш керә: «Йәнимәхәллә» метро станциясе (шуннан башлана), «Юныс Әмре ис. мәйдан», «TRT Сәйир», «Шентепе» (соңгы тукталыш). Бер сәгатькә 106 кабинада 4,8 мең кеше йөртергә мөмкин. Асылмалы юл тәүлегенә 18 сәгать эшли. 

Рөстәм Миңнехановка асылмалы юл проектын гамәлгә ашыру, аның технологик үзенчәлекләре һәм эксплуатацияләү тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Шуннан соң Татарстан Президенты асылмалы юл буйлап «TRT Сәйир» тукталышыннан алып «Йәнимәхәллә» тукталышына кадәр барды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.