Рөстәм Миңнеханов Төркия Чит илләр министры Мәүлет Чавушоглу белән очрашты

26.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкара шәһәренә эш сәфәре кысаларында Төркия Республикасының Чит илләр министры Мәүлет Чавушоглу белән очрашты.    

Очрашу барышында яклар Татарстан белән Төркия арасында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне киләчәктә дә үстерү мәсьәләләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча үзара багланышлар турында фикер алыштылар.   

Очрашуда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина да катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.