Бүген Әнкарага (Төркия) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы элеккеге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе, 2016 елда фаҗигале төстә һәлак булган Андрей Карлов бюстына чәчәкләр салды.
Андрей Карлов бюсты 2017 елда Россиянең Төркия Республикасындагы Илчелеге территориясендә куелган. Бюст авторы – скульптор Николай Кузнецов-Муромский.
Татарстан Республикасы Президенты белән бергә чәчәкләр салу тантанасында РФнең Төркиядәге Илчелеге киңәшче-илчесе Александр Хапилов һәм Татарстан делегациясе вәкилләре дә катнашты.