Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкара шәһәренә (Төркия Республикасы) килде.
«Әсәнбога» халыкара аэропортында Татарстан Президентын Әнкара губернаторы урынбасары Морат Сөйлү, РФнең Төркиядәге Илчелеге киңәшче-илчесе Александр Хапилов һәм РФнең Төркиядәге Сәүдә вәкиле Айдар Һашигуллин каршы алды.
Эш сәфәре барышында Татарстан Президенты Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи һәм Төркия урта һәм кече бизнесын үстерү һәм ярдәм күрсәтү идарәсе рәисе Җәвәһир Үзкорт белән очрашырга җыена.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Әнкара медицина комплексында булачак һәм җирле татар җәмәгатьчелеге белән очрашачак.
Иртәгә, 2018 елның 27 апрелендә, Татарстан Президенты эш сәфәрен Истанбулда дәвам итәчәк. Монда аның төрле компанияләр вәкилләре, «Гебзе» махсус сәнәгать зонасы җитәкчелеге белән очрашулары һәм «Төркия - Татарстан» бизнес-форумында катнашуы планлаштырылган.