Безгә туган телебез кирәк һәм без туган телебезне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен барлык көчебезне куярга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган тантанада хәбәр итте.
Муса Җәлил исемендәге Татар академия татар опера һәм балет театры сәхнәсеннән ул бәйрәмгә җыелганнарны һәм барлык татарстанлыларны Туган тел көне һәм бөек татар шагыйренең туган көне белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Тукай иҗатында татар теле, аны саклап калу мәсьәләләре аерым урында тора.
«Туган тел мәсьәләләре безне бик борчый. Ел саен дөнья буйлап милләтләр үз телләрен югалталар. Кызганычка каршы, безнең илдә дә тел мәсьәләсендә бүтәнчә фикер йөртүче кешеләр бар», – диде Татарстан Президенты. Шуңа бәйле рәвештә ул искәрткәнчә, кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында туган белне үзең теләп өйрәнү турында законы проекты буенча фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, тел мәсьәләсе турында фикер алышырга кирәк.
«Әгәр без үз телебезне үзебез саклап калмасак, кемгә кирәк соң ул? Ул безгә кирәк. Без буыннардан-буыннарга тапшырылып килүче туган телебезне, мәдәниятебезне, мирасыбызны саклап калырга тиеш», – диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов, бу мәсьәләдә тырышлык һәм халыкның бердәм булуы кирәк.
«Телебезне саклап калу өчен бердәм булырга һәм күп хезмәт куярга кирәк», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, мәктәпләр, театрлар һәм башка мәдәният учреждениеләре, телевидение татар теленең үзенчәлеген саклап калу миссиясенә хезмәт итәргә тиеш.