ТР Президенты Хөкүмәткә ташламалардан файдаланучы гражданнар өчен җәмәгать транспортында сәфәрләр санына чикләү кертү хакындагы карарны гамәлдән чыгарырга кушты

13.01.2012

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашында гражданнарга транспорт хезмәте күрсәтү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә уздырды.

Ташламалардан файдаланучы гражданнар өчен җәмәгать транспортында сәфәрләр санына чикләүләр кертелү уңаеннан, республика гражданнарының күпсанлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, анда түбәндәге карар кабул ителгән:

1.ТР Министрлар Кабинетының 19.12.11 елда кабул ителгән 1017 нче, 1018 нче карарларын гамәлдән чыгарырга; гражданнарның ташламалардан файдаланучы категориясен ташучы транспорт предприятиеләренең чыгымнарын каплау өчен, ТР Хөкүмәтенә финанс чаралары эзләргә.

2.ТР муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә агымдагы елның беренче кварталы дәвамында гражданнарның ташламалы категориясе буенча сәфәрләрнең шәхси хисабын тәэмин итәргә.

3. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына ТР җәмәгать транспортында куелган тарифларга аудит уздырырга.

4. ТР ЮХИДИ идарәсенә һәм ТР буенча Дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсенә җәмәгать транспорты күчмә составының техник һәм санитар нормаларны үтәвенә контрольне көчәйтергә.

ТР Президенты матбугат хезмәте