Татарстан Президенты сайтында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының VIII киңәйтелгән утырышы трансляцияләнәчәк

23.04.2018

Бүген, 2018 елның  23 апрелендә, Татарстан Республикасы Президенты сайтында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының VIII киңәйтелгән утырышы турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Чара «Пирамида» КККда (Казан) узачак. Утырыш16.00 сәгатьтә башланачак.

Трансляция өчен сылтама https://www.youtube.com/watch?v=w7DJcQpNd2A


ТР Президенты Матбугат хезмәте.