Татарстанда санитар-экология ике айлыгы башыннан 470 санкциясез чүплек табылды, шуларның 70 % юк ителде

21.04.2018

Татарстан Республикасында санитар-экология ике айлыгы барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

ТР Экология министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, шимбә өмәләре республиканың бөтен муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә уза. Беренче шимбә өмәсе Казанда 2 апрельдә "Имәнлек" урман паркында үткәрелде. 

Барлыгы республикада санитар-экология ике айлыгы башыннан 470 санкциясез чүплек табылды, шуларның 70 % юк ителде. Күбесенчә алар 30 кв. метрдан ким мәйдандагы чүплекләр иде. 

Казанда чүптән 550 йорт алды территорияләре, 130 иҗтимагый транспорт тукталышы җыештырылды, парклар, скверла һәм бакчаларны чистарту эше алып барыла. 28 апрель көненә "Парк геройлары" шимәбә өмәсен үткәрү көтелә. Әлеге өмәнең үзенчәлеге чүпләрне аерып җыю булачак. 

Санитар-экология ике айлыгы кысаларында 1542 табигатьне саклау законнарны бозу теркәлде, 899 беркетмә төзелде, дип хәбәр итте Александр Шабриков. 

Республикада шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары белән бергә табигатьне саклау өлкәсендәге чаралар турында халыкка хәбәр итү эше алып барыла. Барлыгы 33 сюжет  һәм 295мәкалә чыкты. 

Александр Шадриков сүзләренчә аеруча катлаулы проблема - зиратларда санкциясез чүплекләрне ачыклау. Ул билгеләгәнчә, зиратлар территорияләреннән җыелган чүпләр чыгарылмаган. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, шәһәрләр һәм районнар территорияләрен чистарту, санкациясез чүплекләрне юк итүгә аеруча игътибар итәргә кирәк. Без җыймасак, кем җыйсын аны, диде ТР Президенты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина