Рөстәм Миңнеханов «Созвездие – Йолдызлык» турында: Сез – куәтле Татарстан командасы

20.04.2018

Бүген Казанда «Пирамида» КККда «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы узды, анда Гран-при ияләренең исемнәре мәгълүм булды. Концертны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады.   

Быел фестиваль аеруча кызыклы вакыйга белән билгеләнә – барлык яшь артистлар «миллионынычы катнашучы» исемен ала. 18 ел эчендә фестивальдә нәкъ менә шул кадәр артист катнашкан. Йомгаклау концертында  бөтен республикадан мең ярым катнашучы 52 номер тәкъдим итте. Йомгаклау турында барлыгы Татарстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән биш меңнән артык талантлы бала катнашты. Быел 10 сайлап алу зонасыннан катнашучылар саны үткән елга караганда 10-15 процентка артыграк булган.

«Йолдызлык» фестиваленең махсус кунагы җырчы һәм композитор Александр Розенбаум залдагыларны татарча сәламләде һәм аны бөтен зал алкышларга күмде.

Суперфинал өч сәгатьтән артык барды. Шәмәрданнан җырчы Зилия Вафина һәм Чаллыдан «ЛИК» балалар хореография студиясе Гран-при иясе булдылар.

Бүләкләрне тапшырыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов талантлы балаларны бәйрәм белән котлады. «Бу уникаль бәйрәм, һәм ул Татарстанда гына бар. Бөтен республика, елы буена монда  килеп, үз осталыкларын күрсәтү өчен тырыша. Күп кенә тәрбияләнүчеләребез үз юлларын таптылар, сәхнәдә булмаса, башка җирдә. Командада эшләү бик мөһим. Сез – куәтле Татарстан командасы», – диде Рөстәм Миңнеханов, концертта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.