Бюджет турындагы республика законына үзгәрешләр кертелде

29.12.2011

Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме бишенче утырышында депутатлар “Татарстан Республикасының 2011 елга, 2012 һәм 2013 елларга бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын тулаем кабул итте.

Әлеге мәсьәлә буенча ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясап, республика бюджетына үзгәрешләр кертүнең зарурлыгы казнага 7,3 млрд. сум күләмендә өстәмә керемнәр керү белән бәйле икәнлеген билгеләп үтте. Аерым алганда, федераль үзәктән 6,8 млрд. сум акча (6,1 млрд. сум – субвенцияләр һәм субсидияләр, 700 млн. сум – дотация) килгән.

Министр билгеләп үткәнчә, 2011 елга Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнарын 10,7 млрд. сумга арттырырга тәкъдим ителә. Моңа федераль бюджеттан килгән 6,1 млрд. сум акча, 2011 елның 1 гыйнварына республика бюджетында булган һәм быел тотылырга рөхсәт бирелгән федераль акчалар (3,4 млрд.сум күләмендә), мәктәпләр ремонтына каралган 1,2 млрд. сум акча керә.

Моннан тыш, бюджетның чыгым өлешендә бюджет акчаларын алучылар арасында ассигонованиеләрне яңадан бүлү дә чагылыш табачак.

Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, ТР Бюджет кодексы нигезендә смета бәясе 1 млрд. сумнан арткан объектларны (Спортның су төрләре сарае, 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионы, Универсиада авылы, Ишкәкле спорт төрләре үзәге) аерым юл белән чагылдырырга тәкъдим ителә. Шулай ук чыгым өлешендә энергия саклау программасын тормышка ашыруга юнәлтелә торган 1 млрд. 340 млн. сум күләмендәге чараларны билгеләү сорала.

Әлеге мәсьәлә буенча тагын бер доклад белән парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Морат Гаделшин чыкты. Ул 2011 ел өчен республика бюджетының керем өлешен – 157 млрд. 45 млн. 522,3 мең сум, чыгым өлешен - 178 млрд. 66 млн. 946,8 мең сум, кытлык өлешен 21 млрд. 21 млн. 424,5 мең сум күләмендә расларга тәкъдим итте.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге