Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы үз эшен дәвам итә
29.12.2011Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы үз эшен дәвам итә.
22 декабрьдә депутатлар көн тәртибенә кертелгән берничә мәсьәләне карарга өлгермәгән иде. Алар арасында ТР Дәүләт Советының 2012 елга закон проектлары эшләүнең якынча планына кагылышлы һәм “Төрлеләр”гә караган мәсьәләләр бар.
Бүген депутатлар өстәмә рәвештә республиканың агымдагы ел бюджетына һәм Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына үзгәрешләр кертү, муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү, республикада урманнардан файдалану белән бәйле закон проектларын караячак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләнешләр бүлеге.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге