Рөстәм Миңнеханов Дубайда VIII Eллык инвестицион форумы ачылышында катнашты

09.04.2018

Бүген Дубайда (БГӘ) VIII Eллык инвестицион форумы ачылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бөтендөнья лидерлары дебатлары: турыдан-туры чит илләр инвестицияләре юлы белән тотрыклы үсеш тәэмин итү» пленар утырышында чыгыш ясады һәм Форумны ачу  тантанасында катнашты.   

«Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе төбәкләре арасында беренчеләрдән булып, инвестицион эшчәнлек турында закон кабул итте. Законнар нигезендә, Татарстан Республикасында инвестицияләр национализацияләнми һәм реквизициягә яисә конфискациягә дучар ителми. Быел без бу закон кабул итүнең егерме еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Инвесторлар өчен мөһим факторларның берсе – законнарның тотрыклы булуы. Татарстан – Россиянең алга киткән сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы төбәкләреннән берсе. Без өченче ел рәттән инвестицион климат буенча  илкүләм рейтингда алда барабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов, Форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. 

«Алдынгылыкны саклап калу җиңел түгел. Геополитик ситуация, инновацион технологияләр һәм цифрлаштыру күп илләрне һәм төбәкләрне икътисадны диверсификацияләү белән актив шөгыльләнергә этәрә.  Көнбатыш илләренең Россия Федерациясенә карата санкцияләр кертүе, әлбәттә, чит илләрдән республикабызга инвестицияләр керүләрне киметте.  Татарстан инвестор илләр исемлеген киңәйтү буенча чаралар күрә. Безгә Азия илләреннән: Кытайдан, Көньяк Кореядән, Япониядән инвестицияләр керә башлады», - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстан мәгълүмат технологияләрен эшләү һәм гамәлгә кертү өлкәсендә үз позицияләрен әкренләп ныгыта: «Без Россия IT компанияләре эшләнмәләре өчен, аннары чит ил компанияләре өчен хаб булып торабыз. Бер айдан соң «Иннополис»та  Эриксон һәм МТС бөтендөнья брендлары өчен уртак тикшеренү үзәге ачачакбыз. IT-технологияләр өлеше әлегә 1,4% процент тәшкил итсә дә, шунысы куанычлы: алар без җәлеп иткән чит илләр инвестицияләре структурасында барлыкка килде! Хәзерге дөньяда технологияләр һәм инновацияләр территорияләрнең конкуренциягә сәләтен арттыруда төп роль уйный. Төбәкнең инновацион активлыгы икътисадның инновацион өлкәсенә инвестицияләр күләме, инновацион проектлар һәм чаралар саны белән билгеләнә, без бу яктан Россиядә беренче.  

Утырыш модераторының җәлеп ителә торган инвестицияләрнең Россиядәге тигезлелек һәм тотрыклылык стандартларына туры килүен тәэмин итү турындагы соравына Рөстәм Миңнеханов җавап биргәнчә, бүген Россиядә базар төсмере өстен булган катнаш типтагы икътисад урнашты. Төбәкләргә инвесторлар җәлеп итү ягыннан мөстәкыйльлек бирелгән һәм безнең арада инвесторлар өчен югары конкуренция хөкем сөрә: «Инвесторларга иң яхшы ярдәм чаралары, әзер инфраструктура, кадрлар һәм сату базарына чыгу мөмкинлеге тәкъдим иткән төбәкләр уңышлары белән мактана ала. Федераль дәрәҗәдә җайга салу транснациональ корпорацияләр проектлары буенча уза. Безнең илдә дистәләрчә еллар буена эре халыкара форумнар уза, аларда потенциаль инвесторлар катнаша. Татарстан делегациясен һәрвакыт Владивостокта, Красноярскта, Мәскәүдә, Ялтада узучы форумнарда күрергә мөмкин», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов VIII Еллык инвестицион  форумында катнашучыларны Казанга чакырды: «Татарстан яртылаш мөселман  республикасы булганга күрә, мин «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәклим. Без ел саен «Казансаммит» ислам икътисады буенча халыкара форум уздырабыз. 10-12 майда булачак бу чарага сезне дә чакырам. Россия базарына керү өчен дөньның иң төньяк ноктасында ислам кабул иткән кунакчыл Татарстан Республикасын сайлагыз!», - дип йомгак ясады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте