ABCN компаниясе Татарстанда икенче филиалын ачарга ниятли

09.04.2018

VIII Инвестицион форум ачылыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Alliance Business Centers компаниясе президенты Шәриф Камәл һәм Alliance Network кысаларында мультимилли компания җитәкчелеге белән очрашты. Компания - тулысынча җиһазландырылган офислар, виртуаль офислар һәм конференц-заллар операторы. Шул исәптән 2016 елда ABCN челтәренең Казандагы филилалы да Татарстан Республикасында - беренче премиум сыйфатындагы бизнес-үзәк. 

Очрашуда компаниянең Казандагы филиалы эшчәнлеге турында сөйләшенде. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, үзәк кече һәм урта бизнес вәкилләренә уңай шартлар булдыра. Бүген биредә 10 резидент эшли, үзәктә буш урын юк. 

Шәриф Камәл рәәхмәтен белдерде, компания республика җитәкчелеге ярдәме белән үзәкне тиз арада резидентлар белән тәэмин итте. Бу тагын бер кат Татарстан Республикасының Россиянең алдынгы икътисадый төбәге булуын һәм инвестицияләргә ачык икәнен раслады. 

 Alliance Business Centers компаниясе президенты сүзләренчә, алар Татарстанда эшләр барышы белән бик канәгать һәм быел икенче фоис ачарга ниятлиләр. Хәзерге вакытта яңа офиска урын туба мәсьәләсе хәл ителә. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.