Рөстәм Миңнеханов Мөхәррәк тарихи районында булды һәм “Формула-1” Бәһрәйн Гран-приен карады

08.04.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйнга эш сәфәренахырында Мөхәррәк тарихи районында булды һәм “Формула-1” классында Дөнья чемпионатының этабын - Бәһрәйн Гран-приен карады. Анда ил Премьер-министрының беренче урынбасары Шәех Салман бән Хамад бән Гайсә әл Әл-Хәлифә белән очрашты.

Мөхәррәк тарихи районы Манама янындагы Иске шәһәрдә урнашкан. 1923 елга кадәр Мөхәррәк административ үзәк булган. Шәһәр тарихы 5 меңнән елдан да артык. Сакланган тарихи памятниклар арасында Бәһрәйн Мәлиге гаиләсе йорты - XIX гасыр архитектура һәйкәле. 

2017 елда Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасы ике мөселман шәһәрен 2018 һәм 2019 елларда ислам мәдәнияты башкалалары итеп сайлады: Бәһрәйнда Мөхәррәк һәм Тунис. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.