Рөстәм Миңнеханов Николай Демидовка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды

05.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «МДВ – Щит Чернобыля» ассоциациясе президенты, Татарстан Республикасының РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы Николай Демидовка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. Чара Мәскәүдә узды. 

Татарстан Республикасы дәүләт бүләге республика иминлеген ныгытуда нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен тапшырылды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "ТНВ" материаллары кулланылды