Рөстәм Миңнеханов: Су объектларында гражданнарның ялы өчен шартлар тудырырга һәм иминлеген тәэмин итәргә кирәк

04.04.2018

Соңгы ун ел эчендә Татарстанда суга батып үлүчеләр саны 2,7 мәртәбәгә кимегән – 259дән 94кә кадәр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин Татарстан Республикасы Иминлек советының, Татарстан Республикасында Җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең һәм Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы комиссиянең уртак утырышында хәбәр итте.  

Чара видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казан Кремлендә узды.

Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары, ведомстволары һәм профиль оешмалар җитәкчеләре, шулай ук муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты. 

Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, соңгы елларда җиһазландырылмаган урыннарда су коенганда һәлак булу очракларының барысы да теркәлеп бара. Бүген республикада 35 пляж бар, шуларның күп өлеше лагерьларда һәм санаторийларда. Министр җәмәгать пляжлары санын арттырырга тәкъдим итте – минимум тагын 59 пляж җитешми.

«Без шәһәрләр һәм районнар белән бу юнәлештә эшләдек һәм пляж оештырырлык 59 урын билгеләдек. Алар 28 муниципаль берәмлектә урнашкан», - диде ул.

Тагын Рафис Хәбибуллин муниципалитетлар тарафыннан су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү максатларында суда һәлак булу куркынычы арту режимнары төшенчәсен кертергә тәкъдим итте. Режим төсе (кызыл һәм әфлисун) патруль төркемнәре эшенең интенсивлыгын билгеләячәк.

Министр сүзләренчә, су объектларында  үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында  массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка мәгълүмат җиткерүгә аерым игътибар бирелә.

Төп юнәлешләрнең берсе – балаларны йөзәргә өйрәтү. 2016 елдан республикада «Йөзү буенча барысын да укыту» проекты гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов билгеләп үткәнчә, проектта 926 гомуми белем оешмасы, барлыгы 61 меңнән артык 2-4 сыйныф укучысы катнаша.      

«Әлбәттә, пляжлар кирәк. Республикада шулкадәр су киңлеге була торып, кешеләр ялы өчен уңайлы шартлар тудыру, аларның иминлеген тәэмин итү зарур. Җәмәгать пляжлары стандартлары турында әйбәтләп уйлашырга кирәк», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.