Рөстәм Миңнеханов Бельгиянең РФдә илчесе Жан Артур Режибо белән очрашты

04.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бельгия Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан Артур Режибо белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды.

Очрашуда сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлек, бизнес эшенә ярдәм итү мәсьәләләре турында сүз барды. 

Татарстанның Бельгия белән Россия-Бельгия мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлек тәҗрибәсе бай. Узган ел көз "Алабуга" МИЗ территориясендә Бельгия компаниясе «Драйлок Текнолоджиз» балалар һәм олылар өчен гигиена продукциясе җитештерү заводы ачылды. 

Рөстәм Миңнеханов Бельгия илчесенә Татарстанда гамәлгә ашырыла торган зур күләмле инфраструктура проектлары, республиканың икътисадый мөмкинлекләре турында хәбәр итте. 

Шулай ук 2018 нче елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты кысаларында Бельгия спортчылары һәм җанатарларының Казанда нинди шартлар тәэмин ителүе турында да сүз барды. Уеннары уңышлы булса, финалның дүрттән бере матчларын Бельгия футболчылары Казанда һәм Самарада үткәрергә мөмкин. 

"Без Бельгия спортчыларына да, җанатарларына да республикабызда уңайлы шартлар белән тәэмин итәргә әзер", - диде Рөстәм Миңнеханов.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.