Рөстәм Миңнеханов спортчы Марта Зәйнуллинага «Дуслык» ордены тапшырды

04.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең Атказанган спорт мастеры, Пхёнчхандагы 2018 елгы XII кышкы Паралимпия уеннарының көмеш һәм ике мәртәбә бронза призеры Марта Зәйнуллинага Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «Дуслык» ордены тапшырды.

Чара Казан Кремлендә узды.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Олимпия һәм Паралимпия кышкы уеннары катлаулы сәяси шартларда узды. «Аерым шартлар куелганда, илебез флагы һәм гимны булмаганда мин командабызның, спортчыларыбызның, тренерларның хәлен аңлыйм, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Шуңа да карамастан, спортчыларыбызның рухы югары булды, алар барлык каршылыкларны да җиңеп чыга алуларын күрсәттеләр».

Рөстәм Миңнеханов Марта Зәйнуллинага, тренерлар составына, спортчыга рух көче биреп торган барлык кешеләргә – туганнарына һәм якыннарына, дусларына ихлас рәхмәтен җиткерде.

«Сезнең җиңү – илебез җиңүенә җитди бер өлеш, сез зур осталык, бетмәс-төкәнмәс ышаныч һәм максатка омтылучанлык күрсәттегез, - диде Татарстан Президенты, спортчыга мөрәҗәгать итеп. – Без уңышларыгыз белән горурланабыз. Бу – зур хезмәт».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук белдергәнчә, паралимпия хәрәкәтенең перспективалары зур, һәм бу процесска мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итәргә кирәк. «Бу мәсьәләдә хакимият органнары төрле яклап ярдәм күрсәтергә тиеш», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Марта Зәйнуллинаны олы җиңүе белән тагын бер кат котлады, аңа киләчәктә дә спортта да, шәхси тормышында да уңышлар теләде. 

«Дуслык» ордены спортчыга Пхёнчхандагы 2018 елгы XII кышкы Паралимпия уеннарындагы югары нәтиҗәләре өчен тапшырылды.

Үз чиратында Россиянең Атказанган спорт мастеры, Пхёнчхандагы 2018 елгы XII кышкы Паралимпия уеннарының биатлонда көмеш призер һәм ике мәртәбә бронза призеры Марта Зәйнуллина барысы өчен дә рәхмәт белдерде. Мин Татарстанга һәм бөтен татарстанлыларга миңа көч биреп торганнары һәм миңа ышанганнары өчен рәхмәтлемен, диде спортчы.

«Мондый мизгелләрдә сиңа көчле дәүләт ярдәмче булу бик мөһим», - диде Марта Зәйнуллина.

Марта Зәйнуллинаның тренерларына да дәүләт бүләкләре тапшырылды. Тренерлары – Фәридә Сафиуллина – «Фидакарь хезмәт өчен» медале, Ирина Полякова Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белән бүләкләнде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.