Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашты

03.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында берничә ике яклы очрашу уздырды.  

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашты.

Яклар берничә уртак профильле программаны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында, шулай ук 2018 елда Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы арасындагы хезмәттәшлек юнәлешләре буенча фикер алыштылар.    

Искәртәбез, быел гыйнвар аенда Денис Мантуров, Татарстанда булып,  берничә Казан предприятиесен караган иде. Аннары Рөстәм Миңнеханов белән Денис Мантуров февраль аенда очрашканнар иде.

Республика тарафыннан федераль үзәк белән бергәләп гамәлгә ашырыла торган проектлар турында фикер алышу оператив режимда уза.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "ТНВ" Мәскәү филиалы материаллары файдаланылды.