Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

03.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә ул Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.  

"Россия теннис федерациясе" гомумроссия иҗтимагый оешмасы президенты Шамил Тарпищевка "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медале тапшырылды. Тарпищев Татарстан Республикасында теннисны популярлаштыруга керткән гаять зур өлеше өчен бүләккә лаек булды. 

Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезәмәттәшлек һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен "Стройтрансгаз" АҖ директорлар совтеы әгъзасы, генераль директоры киңәшчесе Хәсән Зәбиров "Фидакяр хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "ТНВ" материаллары кулланылды