Рөстәм Миңнеханов Татарстан экологларына яңа техника ачкычларын тапшырды

02.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәсе вәкилләренә яңа техника ачкычларын тапшырды. Чара Казанда Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концерт залы янәшәсендә узды. Тантанада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы елларда илдә әйләнә-тирә мохитне саклауга зур игътибар бирелә. «Яшәү тирәлеге – сәламәтлек нигезе. Бүген  республикада куәтле экологик күзәтчелек системасы булдырылган. Әлбәттә, бу бөтен система заманча технологияләр нигезендә эшли», - диде ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, экологик иминлекне тәэмин итү мобильлекне һәм тиешенчә җиһазландыруны таләп итә. Яңа автомобильләр экологик күзәтчелек нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк. «Бу бик дөрес эш формасы. Сезнең системалы комплекслы эшегез республикабызда экологик хәлне яхшырту өчен җитди нәтиҗә бирәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Экологлар автопаркына 16 берәмлек яңа техника өстәлде. Шулардан: 12 «Шевроле НИВА» автомобиле, 2 «Лада Приора» автомобиле, «УАЗ» юлдан читтә йөри алучы автомобиле һәм «Багги» төрле юлларда йөри алучы автомобиле.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.