Рөстәм Миңнеханов: "Янгын сүндерүчеләрнең профессиональлеге һәм осталыгы кешеләрнең тормышын саклап кала”
28.02.2008
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Янгынга каршы тору дәүләт хезмәте бинасы каршындагы спорт-тренировка мәйданында янгын-коткару спорты буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына республика ачык ярышларының беренче көнендә җиңүчеләрне бүләкләү оештырылды. Көч сынашуның беренче призерларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов котлады. “Без әлеге ярышларны 2004 елдан башлап үткәрәбез. Шунысы куанычлы: алдагы елдан алып, алар Россия Федерациясенең календарь планына кертеләчәк һәм Бөтенроссия статусын алачак. Бүген мин ике финал йөгерешен күрдем һәм мине тизлек, хәрәкәт итүдәге төгәллек һәм командаларның оешканлыгы гаҗәпкә калдырды. Коткаручы һөнәре мактаулы. Экстремаль хәлләрдә кешеләргә беркем ярдәмгә килә алмый, сездән башка беркем дә. Профессиональлек һәм осталык сезгә кешеләргә ярдәм итәргә булыша”, - диде Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында. Татарстан Республикасы Премьер-министры ярышларның беренче призерларын тәбрикләде, аларга киләчәктә хезмәттә һәм спортта уңышлар теләде. Ярышта катнашучылар арасында 12 команда, шул исәптән Татарстаннан, Ульяннан, Саратовскидан, Киров һәм Самара өлкәләреннән, Марий Эл Республикасыннан һәм Чувашиядән килгән командалар, шулай ук Горький тимер юл идарәсе, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Янгынга каршы тору дәүләт хезмәтенең Урал институты, Удмуртия буенча Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 80 нче Янгынга каршы тору федераль хезмәте махсус идарәсе һәм Башкортостан буенча Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 20 нче Янгынга каршы тору федераль хезмәте махсус идарәсе вәкилләре катнаша. Ярышларда барысы 100 дән артык спортчы катнаша. Ярышуның беренче көнендә спортчылар штурм баскычлары һәм күчерелмәле өч буынтыклы баскычлар буйлап тизлеккә үргә менүдә көч сынаштылар. Бүгенге көн нәтиҗәләре буенча өченче урынны - Татарстан Республикасы командасы, икенче урынны - Чувашия Республикасы һәм беренче урынны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Янгынга каршы тору дәүләт хезмәтенең Урал институты алды. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрыннан махсус приз – видеотехниканы 100 метрлы киртәле юлны яулап алуда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән кече яшүсмерләр һәм зур яшьтәге төркем җиңүчеләре алды. Махсус призлар белән “Спорт ветераны”, “Иң яшь ярышта катнашучы”, “Җиңүгә омтылыш өчен” һәм “Иң яхшы тренер” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләп үтелде. Бүген үзләренең туган көннәрен билгеләп үткән 2 ярышта катнашучы истәлекле бүләкләр алдылар. Спортчыларның финал йөгерешләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән бергә Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре буенча министр, ярышларның төп хөкемдары Рафис Хәбибуллин, Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча министр Марат Бариев һәм башкалар күзәтеп торды. Иртәгә спортчылар йөз метрлы киртәле юлны яулап алырга тиешләр, ә аннан соң нәтиҗәләр чыгару һәм ярышта җиңүчеләрне бүләкләү көтелә.
"Татар-Информ"