Рөстәм Миңнезанов журналистларга 2011 ел нәтиҗәләре турында сөйләде һәм хыялы белән уртаклашты
21.12.2011Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында республика ММЧ һәм үзәк мәгълүмат чараларының Татарстандагы хәбәрчеләр пунктлары вәкилләре белән очрашты. Яңа ел алдыннан уза торган әлеге традицион очрашуда узып баручы 2011 елга нәтиҗәләр ясалды.
Президент, тулаем алганда, ел нәтиҗәләреннән канәгать булуын белдереп, сәнәгатьтә җитештерү, тулай төбәк продукты күләме, бюджет үтәлеше, социаль ипотека, торак йортларны капиталь ремонтлау, балалар бакчалары төзелеше, агросәнәгать комплексының эшчәнлеге һ.б. юнәлешләрдә алга куелган бурычларның үтәлүен җиткерде. “Гомумән, вазгыять тотрыклы, икътисад эшли”, - дип белдерә ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай да узып баручы елда республика тормышында әһәмиятле булган берничә вакыйганы аерым билгеләп узды. Россиядә аналогы булмаган “ТАНЕКО” комплексының сәнәгый эксплуатациясе башлануны, авыр калдыкларны эшкәртү комплексы төзелеше буенча карар кабул итү зарурлыгын, “Аммоний” проектына старт бирелүен ассызыклап, аларның республика икътисады өчен стратегик юнәлешләр булуына басым ясады. Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада гамәлгә ашырылучы тагын бер әһәмиятле “Форд-Соллерс” проектына тукталып, аның буенча барлык килешүләргә ирешелүен искәртте. “Ул киләчәктә үз артыннан республикада эшләү белән кызыксынган күп компанияләрне җәлеп итәчәк”, дигән ышаныч белдерә республика җитәкчесе. Әлегә 20 резидент-компанияне эченә алган “Алабуга” МИЗына килгәндә, киләсе елның февраль башларында биредә “Роквелл” заводы сафка басачак. Дөньяда җылылык-изоляция материаллары җитештерү буенча танылу алган “Роквелл”ның бу иң эре заводы булачак. Тотрыклы эшләүче эре гигантлардан, Президент “Татнефть”, “Түбән Кама нефтехим”, “Казаноргсинтез”ны аерым билгеләп узды. Кече һәм урта бизнесны үстерү өчен каралган инфраструктуралардан Кама “Мастер” индустриаль паркының, “Химград”ның яхшы нәтиҗәләр бирүен искәртте. “Индустриаль һәм технопарклар юлын сайлау безгә нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә дип, ул “Идея” технопаркының алга таба наноэшләнмәләргә йөз тотачагын җиткерде.
Авыл хуҗалыгын үстерүгә килгәндә, Президент аңа реаль икътисадның бер өлеше буларак кына түгел, тагын да киңрәк карарга кирәк дигән фикердә. Авыллар, беренче чиратта, телне, гореф-гадәтне саклый. Анда эшләү өчен шартлар да башкачарак. “Эре холдинглар бүген бөтен ихтыяҗларны да канәгатьләндереп бетерми, авыл җирендә барлык төр хуҗалык формалары эшләргә һәм үсәргә тиеш”, - дип ассызыклый Президент.
Алга таба республикада гамәлгә ашырылачак социаль проектларга килгәндә, Президент киләсе елда да торак төзелеше, капиталь ремонт программаларының дәвам итәчәген, моңа өстәп мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча 3 еллык программага старт биреләчәген, авылларда мәдәният йортлары, спорт объектлары төзү буенча программалар да эшләячәген ышандырды. Моңа өстәп, киләсе елда Универсиада объектларын эшләп бетерү, юллар, юлъаергычлар төзелеше буенча зур эшләр тора.
Бүгенге сөйләшүнең темасы социаль-икътисади күрсәткечләр белән генә чикләнмәде, билгеле. Президент кадрлар үзгәреше, туган телне саклау, чит телләр өйрәнү зарурлыгы, Иранга сәфәрдән алган тәэсирләре һ.б. хакында җиткереп, үзенең иң зур хыялы белән дә уртаклашты.
Ил күләмендә яңа парламент сайлануы, РФ яңа Президенты сайланачагы, яңа Хөкүмәт төзеләчәген исәпкә алганда, алга яңа бурычлар куелачак, үзгәрешләр булачак, дип саный ТР Президенты. Ул киңәйтелгән Хөкүмәт идеясенең яңа кадрлар эзләүгә юнәлгәнлеген искәртте. Бу нормаль процесс, дип саный республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов кайбер районнарда хакимият башлыклары алмашыну белән бәйле сорауга җавабында, кадрлар үзгәрешенең дәвам итү ихтималын кире какмады. “Үзгәрешләрдән курыкмаска кирәк, бу яңарту белән бәйле агымдагы процесс. Кемдер хакимият куйган планкага туры килеп бетми, кайвакыт кеше эш нәтиҗәсе күрсәтми, кайвакыт эшләсә дә, халык белән уртак тел таба алмый”, - дип искәртте ул.
Нефть ятмаларына бай булган Иранга сәфәргә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов әлеге илнең геополитик яктан Россия, шул исәптән Татарстан өчен стратегик әһәмияттәге партнер, зур потенциалы булган ил икәнлеген ассызыклады. Моңа өстәп, ил башкаласы Тәһран шәһәрендә юлларда транспорт хәрәкәтенең бөкеләрсез генә җайга салынуы Татарстан өчен өйрәнүгә лаек дип белдерде ул.
Очрашуда Президент Татарстан башкаласының тарихи йөзен саклау зарурлыгын да искәртте. Очрашу азагында Президент нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен массакүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт белдерде. “Елны уңышлы тәмамлыйбыз. Бу уңышларда медиакиңлекнең роле гаять зур. Бүген бер башлангыч, бер эштә дә массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәменнән башка мөмкин түгел. Хакимият мөмкин кадәр күбрәк ачык булырга омтыла. Сез аның идеяләрен халыкка җиткерүчеләр. Бара торган процесслар, үзгәрешләр хакында дөрес мәгълүматлы булырга һәм бу хакта кулланучыга объектив, дөрес мәгълүмат җиткерергә тиешсез. Бу мактау гына дигән сүз түгел, тәнкыйть тә булырга тиеш. Без бер максатка хезмәт итәбез “, - дип мөрәҗәгать итте Президент каләм ияләренә. Рөстәм Миңнеханов журналистларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, иҗат уңышлары, алга таба да конструктив хезмәттәшлек теләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте