Фәрит Мөхәммәтшин "Парламент дәресе - 2011"дә катнашкан иң яхшы укытучылар һәм укучыларны тәбрикләде

20.12.2011

Бүген ТР Дәүләт Советында “Парламент дәресе-2011” кысаларында мәктәп укучылары арасында узган республика иҗат эшләре конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләделәр.

Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, республика парламенты Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина һәм башкалар катнашты.

Искәртеп узабыз, быелның сентябрендә Татарстанның барлык мәктәпләрендә өченче ел рәттән бала хокукларын яклау темасына багышланган парламент дәресе узды. Проектта депутатлар белән бергә Татарстанда кеше һәм бала хокуклары буенча вәкилләр дә актив катнашты.

Парламент дәресе кысаларында башлангыч сыйныфларда укучылар арасында “Минем хокукларым һәм бурычларым” дигән рәсемнәр бәйгесе; “Минем хокукларым һәм бурычларым” дип исемләнгән агитация плакатлары конкурсы; “Баланың хокуклары һәм бурычлары. Мин үземне ничек якларга икәнлеген беләм!” дигән мәктәп стена газеталары бәйгесе һәм мәктәп эсселары конкурсы узды. Аларның нәтиҗәләре буенча 21 иң яхшы эш сайлап алынды.

Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин конкурста җиңүчеләрне тәбрик итте. Ул билгеләп үткәнчә, парламент дәресләрен үткәрү – мөһим һәм кирәкле эш. 159 нчы гимназиядәге парламент дәресендә катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклашып, Фәрит Мөхәммәтшин укучыларның әзерлек, кызыксынучанлык дәрәҗәсенә, күп нәрсәләрдән хәбәрдар булуларына хәйран калуын белдерде. “Шунысы гаҗәп, алар үз хокукларын да белә, бурычларын да онытмый”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе. Ул билгеләп үткәнчә, бала хокукларын яклау мәсьәләләре белән җитди шөгыльләнергә кирәк. “Иң яхшысы – балаларга, дигән тезис бүгенге көндә дә бик актуаль”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Нәкъ менә шуңа күрә дә республикада мәгариф өлкәсендә зур программалар гамәлгә ашырыла. “Без парламент дәресләрен алга таба да үткәрәчәкбез, - дип ассызыклады ТР парламенты башлыгы. – Без үз алдыбызга мәктәп, югары уку йортларын тәмамлаганнан соң яшь буынны зур тормышка әзерләү бурычын куябыз”.

Дәүләт Советы спикеры фикеренчә, республикада омбудсменнар эшенең әһәмиятен аңлыйлар һәм шуны күздә тотып үз вакытында тиешле институтлар булдырылды. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкилнең ярдәмчеләренә һәм укытучыларга ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.

“Парламент дәресе-2011” кысаларында мәктәп укучылары арасындагы республика иҗат эшләре конкурсында катнашу өчен 300 дән артык эш җибәрелгән иде. Республика рәсемнәр бәйгесендә гомумбелем бирү учреждениеләренең башлангыч сыйныфларында белем алучы 170 укучы катнашты. Әлеге конкурста җиңүчеләргә Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов бүләкләр тапшырды һәм укучыларга, аларның укытучыларына рәхмәт белдерде.

Үз чиратында, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская парламент дәресләрен үткәрүгә катнашы булган һәркемгә балаларны хокукый яктан агарту буенча актив эшчәнлекләре өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм агитацион плакатлар конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

“Парламент дәресен үткәрү буенча ТР Дәүләт Советының инициативасы балаларның үз хокукларын, алардан файдалана белергә өйрәтә”, - диде Гүзәл Удачина. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкил мәктәп стена газеталары бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде.

Римма Ратникова бүген республика праламенты бинасында искиткеч матур бәйрәм узуын һәм яхшы атмосфера хөкем сөрүен билгеләп үтте. Ул балаларны һәрвакыт беренче булырга, яңа үрләргә омтылырга чакырды һәм Роберт Рождественскийның шигырен укыды. Республика парламенты Рәисе урынбасары мәктәп эсселары конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге