Ютазы районының элеккеге башлыгы Татарстанның Азнакай районына эшкә күчә
20.12.2011Ютазы районының элеккеге башлыгы Марсель Шәйдуллин Татарстанның Азнакай районына эшкә күчә.
Бүген Ютазы район Советы утырышы (анда Марсель Шәйдуллин Ютазы районы башлыгы вәкаләтләрен өстеннән төшерде) төгәлләнгәннән соң, Азнакай район һәм шәһәр советларының берләштерелгән утырышы узды. Утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Азнакай районы башлыгы Рафис Галиев үз вәкаләтләрен өстеннән төшерде. Депутатлар аның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуны яклап тавыш бирде. Илдар Зиннуров та үз теләге белән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан китте.
Утырышта Марсель Шәйдуллинга район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкару эше йөкләнүе турында карар кабул ителде.
Бүгенге утырышта депутатлар шулай ук Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итү турында карар кабул итте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы