Таһир Харматуллин ТР Менделеевски районы башлыгы вазифасыннан китте
19.12.2011Бүген ТР Менделеевски районы башлыгы Таһир Харматуллин үз вәкаләтләрен өстеннән төшерде. Менделеевски муниципаль район Советы белән шәһәр Советының ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган уртак утырышында аның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы карарны хупладылар.
Алексей Корниенко да үз теләге белән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан китте.
Депутатлар ТР Менделеевски районы башкарма комитеты җитәкчесе беренче урынбасары вазифасына Игорь Првалов кандидатурасын хуплады.
Искәртеп үтәбез, сентябрьдә Түбән Кама муниципаль районы Советының чираттагы 8 нче сессиясендә Игорь Привалов район башлыгының беренче урынбасары итеп сайланган иде. Ул вазифага керешкәнче, 5,5 ел элек Кама Аланын җитәкләгән.
Бүгенге утырышта депутатлар Менделеевски районы башкарма комитеты җитәкчесе конкурс игълан итү турында карар кабул итте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы