Тәтеш районында җитәкчелек алмашты

19.12.2011

Бүген Тәтеш муниципаль район Советының ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган 12 нче чираттан тыш утырышы көн үзәгенә кадрлар мәсьәләсе куелган иде.

Тәтеш районы башлыгы Мөхәррәм Ибәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында сорап мөрәҗәгать итте. Шулай ук Аркадий Семенычев та үз теләге белән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан китте.

“Илнең тиз үзгәрүчән сәяси системасында мәңгелек нәрсә булмый, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге вәзгыятьне шәрехләп. Район башлыгы 6,5 ел эшләгәннән соң гади булмаган карар кабул иткән. Күп эшләр башкарылган, әмма Тәтеш районы күрсәткечләре буенча урталыкта да түгел. Без эшләрнең уңышлырак һәм башлангыч эшләрнең тизрәк баруын, район мәнфәгатьләрен кайгыртуда таләпчәнрәк булуларын теләр идек”.

Мөхәррәм Ибәтовның зур тәҗрибәсенә республика дәүләт хакимияте башкарма органнарында ихтыяҗ булачак, дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. Тәтеш районының элеккеге башлыгы киләчәк хезмәт эшчәнлеге хакында карар кабул иткәнче, муниципаль район Советы депутаты булып кала.

Мөхәррәм Ибәтов хезмәттәшләренә, бигрәк тә Тәтеш районы халкына теләктәшлекләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. “Бу вазифадан чиста намус белән китәм”, - диде ул.

Искәртеп үтәбез, бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән башкарма комитет рәисе вазифаларын башкаручы итеп Валерий Чершинцев билгеләнде. Ул хәзерге көнгә кадәр Алабуга муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары вазыйфасын башкарган. Валерий Чершинцев бу яңа вазифаны бүген игълан ителгән конкурска 2012 елның 18 гыйнварында нәтиҗә ясалганчы башкарачак. Ул 2012 елның мартында Тәтеш районы советы депутаты булып сайланырга ниятли. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге хәбәр итә.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге