2007 нче елда Әлмәт районы оешмалары 104 млрд. сумлык өстәмә кыйммәт булдырдылар
27.02.2008
Узган елда Әлмәт муниципаль районында сәнәгать производствосы индексы 102,9 процент тәшкил итте. Әлеге саннар бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре советларының берләштерелгән утырышында яңгырады. Еллык отчет доклады белән чыгыш ясап, муниципаль оешма башкарма комитеты җитәкчесе Мансур Хафизов, аерым алганда, 2007 ел өчен район оешмалары тарафыннан булдырылган өстәмә кыйммәтнең 14,5 процентка артуы һәм 103,7 млрд. сумга җитүе турында хәбәр итте. Юридик шәхесләр продукция җитештергән, эшләр башкарган һәм гомуми суммасы 117 млрд. сум булган хезмәт күрсәткән (2006 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда, 20 процентка арту күзәтелгән). Район предприятиеләре тарафыннан ел буена 11,3 млн. тонна нефть (+2,8 процент) һәм 739 млн. кубометр (узган ел дәрәҗәсендә) газ чыгарылган. Корыч торбалар (12 процентка) һәм оек-оекбаш әйберләр (40 процентка) җитештерү сизелерлек дәрәҗәдә арткан. Авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай кыйммәте чагыштырма бәяләрдә 1070 млн. сум (+22 процентка) тәшкил иткән. Гомуми туклану предприятиеләре тарафыннан хезмәт күрсәтү һәм товар куллану күләме 18 процентка диярлек – 15,9 млрд. сумга үскән. Докладчы сүзләренә караганда, муниципаль районның бергә тупланган бюджеты шәхси керемнәр буенча еллык планга карата 115 процентка үтәлгән. Авылларга куелган җирле казна йөкләмәләре тулысынча үтәлде. Республика бюджетына 310 млн. сумга “тискәре трансфертлар” күчерелде.
"Татар-Информ"