Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Женевага эш сәфәре кысаларында «Буркхардт Компрешн» компрессор җайланмалар җитештерү компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
«Буркхардт Компрешн» компаниясенә 1844 елда нигез салынган. Ул бөтен дөньяда пешкәк компрессор системалары, заманча компрессор технологияләр базарында алдынгылардан санала, бу җайланмалар нефть чыгарганда һәм транспортлаганда, нефть эшкәрткәндә, нефть химиясе һәм химия сәнәгатендә киң кулланыла.
«Буркхардт Компрешн» продукциясе Татарстанда бик яхшы мәгълүм. Швейцария җитештерүчесенең пешкәк компрессорлары «Нижнекамскнефтехим» һәм «Казаньоргсинтез» заводларында куелган. Моннан тыш, «Нижнекамскнефтехим» «Буркхардт Компрешн» компаниясе белән техник белгечләрен укыту буенча да хезмәттәшлек итә.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм «Буркхардт Компрешн» вәкилләре киләчәк хезмәттәшлек адымнарын билгеләделәр, компрессорларны республиканың яңа җитештерүләрендә куллану перспективалары турында фикер алыштылар.