Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәре кысаларында Вале кантонының Икътисадый үсеш департаменты җитәкчесе Жильбер Лоретан белән очрашты.
Вале кантоны Швейцариянең алдынгы төбәкләренең берсе. Анда нефть эшкәртү, алюминий, химия, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь cәнәгате, кара металлургия, машина төзелеше һәм башка өлкәләрдәге предприятиеләр бар. Авыл хуҗалыгы да Вале кантонында мөһим тармак, аеруча эре мөгезле терлек һәм сөт терлекчелеге уңышлы.
Кантондагы иң эре предприятиеләрнең берсе - "Лонза" химия продукциясе җитештерүче. Бүгенге көндә ул химия, биотехнологияләр, фармацевтика, азык-төлек, косметика, сәламәтлек саклау өлкәсен өчен продукция җитештерә. Барлыгы утыз илдә 40 заводы бар. Мәскәүдә дә "Лонза" вәкиллеклеге эшли.
Очрашуда хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сүз барды.
"Татарстан Вале кантоны белән хезмәттәшлек итәргә тели. Без бергә эш алып барырлык юнәлешләр күп", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.