Рөстәм Миңнеханов Лозанна политехника университетында булды

22.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәре барышында Лозанна политехника университетында булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә Казан технопаркы директоры Антон Грачёв һәм башкалар озата йөрде. 

Лозанна политехника университеты Европаның иң югары дәрәҗәдәге югары уку йортларының берсеннән санала. Бүген анда 10,5 меңнән артык студент түбәндәге юнәлешләр буенча белем ала: архитектура, төзелеш, информатика, фундаменталь фәннәр, биология, машина төзелеше, информатика һәм  коммуникацион системалар, гуманитар фәннәр һәм башкалар.  

Тәкъдир итү барышында университет вәкилләре Рөстәм Миңнехановка уку  процессының үзенчәлекләре, инновацион эшчәнлекне үстерү перспективалары, эшкуарлык активлыгы, университетның бизнес-сектор белән хезмәттәшлеге, үз стартап-проектларын үстерүдә студентларга актив ярдәм күрсәтү һәм башкалар турында сөйләделәр. 

Лозанна политехника университеты бөтен дөнья буйлап югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә. 2012 елда Лозанна университетының компьютер симуляциясе һәм визуализациясе лабораториясе белән Казан федераль университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. Хезмәттәшлекнең төп рәвешләре – мөгаллимнәр алмашу, уртак тикшеренүләр һәм өзлексез белем алу программаларын гамәлгә ашыру, симпозиумнар, конференцияләр, кыска курслар һәм очрашулар оештыру.

Очрашу барышында Лозанна политехника университеты белән Татарстан югары уку йортлары (КФУ һәм Иннополис университеты) арасында киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук Татарстан делегациясе вәкилләре Лозанна университетының фәнни эшләнмәләрне югары уку йортының үзендә коммерциализацияләү тәҗрибәсенә дә игътибар иттеләр.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.