Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәре кысаларында «Ферринг» фармацевтика компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Компания репродуктив сәламәтлек, урология, окнология, гастроэнтерология һәм ортопедия кебек өлкәләрдә эшли. Пептид һәм энокринология өлкәсендә тикшеренүләр өлкәсендә - дөнья лидеры.
Танышу экскурсиясе кысаларында Рөстәм Миңнехановка компания тарихы, препаратлар җитештерү барышы, продукция сыйфатын һәм аның куркунычсыз булуын тикшерү турында сөйләделәр.
Россия базарында «Ферринг» 20 ел дәвамында уңышлы эшли һәм өч фармацевтика юнәлешендә14 препарат чыгарды.
Татарстан Республикасында «Ферринг» «Нанофарма-Девелопмент» компаниясе аша тәкъдим ителә. "Химград" технопаркы территориясендә производство комплексы урнашкан. 20174 елның өченче кварталында трансплантология ихтыяҗлары өчен препаратлар җитештерелә башлады. Миелолейкозны дәвалау өчен дарулар 2017 елның дүртенче кварталыннан алып барыла. Тагын 10 препаратны чыгара башлау планлаштырыла. 2018 елда хатын-кызлар сәламәтлеге өчен стериль препаратлар һәм балаг уза алмауны дәвалау препаратларын җитештерү өчен производство мәйданын төзүне тәмамларга планлаштыралар.
Шулай ук Рөстәм Миңнехановка Казан федераль университеты белән берлектә гамәлгә ашырыла торган яңа проект - "Север" турында сөйләделәр. Производствода лаборатор һәм тәҗрибә-сәнәгать җиһазлары урнаштырылачак. Беренче этабында өч актив фармацевтика субстанциясе, шул исәптән органнарны күчерүне тэмин итүче препаратлар җитештереп булачак. Әлеге субстанцияләр Россиядә моңарчы җитештерелми иде. Производствоны 2021-2022 елларда эшләтеп җибәрергә ниятлиләр.
«Ферринг» компаниясенең директорлар советы рәисе, башкарма директоры Фредерик Паулсен белән очрашуда алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сүз барды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге көндә перспектив юнәлешләрнең берсе - сәламәтлек саклау өлкәсенә хәләл стандартларын кертү. Аның сүзләренчә, әлеге темага "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit» X халыкара икътисадый форумда фикер алышып булачак. ТР Президенты «Ферринг» компаниясе вәкилләрен Казанга саммитта катнашырга чакырды.