Рөстәм Миңнеханов: Энергия һәм ресурсларны саклау мәсьәләсенә комплекслы рәвештә карарга кирәк
16.12.2011Энергия саклау, энергия нәтиҗәлелеге Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару органнары ассоциациясенең бүген Казан Ратушасында узган ΧΧΙΧ утырышында күтәрелгән төп темаларның берсе булды. Аның эшендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кубрин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырыш Ульяновски өлкәсе Законнар чыгару Җыелышы рәисе, Ассоциация координаторы Борис Зотов рәислегендә узды.
Бүгенге көндә Идел буе федераль округына кергән барлык 14 төбәкнең дә энергия саклау буенча максатчан программалары бар. Аларның барысы да энергия саклау, энергия нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәләрендә гамәдәге федераль норматив-хокукый база таләпләре белән тәңгәлләштерелгән.
Бүгенге утырышта билгеләп үтелгәнчә, Идел буе төбәгендә энергия, ресурсларны саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча Татарстанда тупланган уңай тәҗрибә бу өлкәдә федераль программаны формалаштырганда үзәккә алынган. Татарстан энергия сыйдырышлылыкны киметү буенча лидер төбәкләр сафында бара. “Әлеге тема буенча ассоциация утырышын уздыру урыны итеп Татарстан юкка гына сайланмады”, - ди Алексей Кубрин да. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле урынбасары республиканың бу эштә системалы рәвештә дистә елдан артык шөгыльләнүен искәртте.
Билгеле булганча, узган 10 ел эчендә республикада энергия саклауга кагылышлы ике программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгын 40 процентка киметүгә ирешелгән. Бүгенге көндә ТРда энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү буенча 2011-2015 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга исәпләнгән максатчан программа гамәлгә ашырыла.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында искәрткәнчә, бүген утырышта карала торган темалар һәр төбәк өчен актуаль. Татарстандагы кебек нефть химиясе, нефть эшкәртү һ.б. күп энергия кулланыла торган тармаклары булган төбәкләр өчен аеруча да. “Россия Хөкүмәте рәисе тарафыннан 2020 елга энергия нәтиҗәлелеген тагын 40 процентка күтәрү бурычы куелды. Энергия нәтиҗәлелеген ресурслар нәтиҗәлелегеннән башка аерып карап булмый. Бу мәсьәләләр комплекслы каруны таләп итә”, -дип белдерде ул. Рөстәм Миңнеханов бу өлкәдә Татарстан тәҗрибәсенә тукталып, монда оештыру чараларының сизелерлек роль уйнавын, нәтиҗәлелекнең 15-20 процентын нәкъ менә шул чаралар билгеләвен искәртте. Рөстәм Миңнеханов шул ук вакытта бу процессны яңа технологияләрдән башка күзаллап булмый, ди. Татарстан башлыгы энергия, ресурсларны саклау өлкәсендә федераль үзәк белән тыгыз хезмәттәшлек итү, төбәк парламентларының бу өлкәдә тәкъдимнәр әзерләп, федераль үзәккә юллау мөмкинлегенә басым ясады.
ТР парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында белдергәнчә, республикада энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү буенча 2011-2015 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга кабул ителгән өченче программа тагын да катлаулырак бурычларны күздә тота, шуңа финанслау күләмнәре дә зуррак. “Без беренче этапны уздык, инфраструктура булдырдык, энергия, ресурсларны саклау үзәген төзедек. Алдагы этап тагын да катлаулырак булачак: ул тагын да кыйммәтлерәк инновацион, технологик үзгәрешләр таләп итә. Аларны федераль үзәкнең финанслауда катнашуыннан башка башкарып чыгып булмаячак. Алга таба республикага бу бурычларны чишү өчен федераль үзәк тарафыннан финанслауда катнашу формаларын, хезмәттәшлек юлларын эзләргә кирәк булачак”, - ди ул. Утырышта катнашкан Идел буе төбәкләре парламентлары башлыклары да төбәкләр өчен әлеге мәсьәләнең актуальлеген белдерде.
Ульяновски өлкәсе Законнар чыгару Җыелышы рәисе, Ассоциация координаторы Борис Зотов энергия саклау,энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә әле күп моментларның законнар белән көйләнмәвенә игътибар юнәлтте. Мәсәлән, әле һаман да энегрияне еллык куллану күләмнәрен планлаштырган эре предприятиеләр ниндидер сәбәпләр белән энергияне экономияләнгән икән, монополист оешма аны гамәлдәге норматив база буенча штрафка тарта ала. “Күптән түгел Владимир Путин закон чыгаручыларга һәм Хөкүмәткә бу мәсьәләгә ачыклык кертергә кушты. Базар шартларында энергия белән тәэмин итү мәсьәләләре әле көйләнеп бетмәгән. “Россия Бердәм энергия системалары” реформалаштырылганнан соң барлыкка килгән 3 структура: генерация, челтәр һәм энергия сату компанияләренең һәркайсы үзенә реформага кадәрге чорга караганда ике тапкыр күбрәк табыш алырга омтыла. Бу еш кына производство мәнфәгатьләрен исәпкә алган аек акылга сыеп бетми. Закон актлары җиңел кабул ителә, ә авыр үтәлә. 21 декабрьгә кадәр төбәкләрнең башкарма һәм закон чыгару органнары кайбер шуңа охшашлы катлаулы мәсьәләрне чишү буенча үз тәкъдимнәрен әзерләргә тиеш. Хәзер стратегия бер генә: һәр әзер продукциядә энергия берәмлеге кыйммәте мөмкин кадәр аз өлеш алырга тиеш. Шул булмаганда, көндәшлеккә сәләтлек тә буламаячак”, -диде ул.
Алексей Кубрин сүзләренә караганда, бүгенге көндә төбәк программаларына нигезләнеп округта энергия ресурсларын хисаплау приборларын урнаштыру, дәүләт һәм муниципалитетлар структураларын җәлеп итеп, оешмаларда энергия нәтиҗәлелеген тикшерү бара, энергия нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау буенча техник чаралар уза. Алексей Кубрин бу мөһим эштә оештыру чаралары белән генә чикләнмичә, мәгълүмат бирү чараларына да үзәк урын бирергә кирәклекне ассызыклады. Энергия, ресурсларны саклауның икътисади нәтиҗәлелеге хакында үзаңны уяту уңышка ирешүнең мөһим юлы дип санала.
Бүгенге утырышта күтәрелгән икенче төп тема – кластер алымы нигезендә төбәкләрдә инновацион-технологик структуралар формалаштыру белән бәйле иде. Бу өлкәдә Татарстандагы алдынгы тәҗрибә хакында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте