Рөстәм Миңнеханов Женевага эш сәфәре кыла

22.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Женевага (Швейцария) эш сәфәренә килде. 

Женева аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россиянең Швейцариядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сергей Гармонин каршы алды. 

Татарстан Республикасы Президенты эш сәфәре барышында берничә Швейцария компаниясе җитәкчелеге белән очрашачак. Шул исәптән –  «Ферринг» (фармацевтика), «Буркхардт компрешн» (компрессор җайланмалар), «Штадлер» (тимер юл пассажир транспорты җитештерү), «Зика» (төзелеш материаллары җитештерү) компанияләре вәкилләре һәм башкалар.   

Хезмәттәшлек перспективалары турында Швейцария Электроника һәм микротехника фәнни-тикшеренү үзәге вице-президенты Жорж Котротсиос белән, Германиянең Кече һәм урта бизнес ассоциациясе башкарма директоры Маркус Эргер белән, Обер Вале кантоны президенты - Вале кантонының Икътисадый үсеш департаменты җитәкчесе Жильберт Лоретан белән, Швейцария Парламентының Кантоннар советының Халыкара эшләр комитеты рәисе, Швейцария-Россия Дуслыгы парламентара төркеме рәистәше Филиппо Ломбарди белән фикер алышулар көтелә. 

Рөстәм Миңнехановның эш программасында шулай ук Лозанна политехника универститетында булу, Швейцария-Татарстан эшлекле форумында катнашу һәм Швейцариянең татар җәмәгатьчелеге белән очрашу. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.