Рөстәм Миңнеханов: “Алгарыш” программасы үсеш алуын дәвам итәчәк”

16.12.2011

ТР Хөкүмәтенең “Алгарыш” грантлар программасын тәмамлаучылар – данәле товар. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Фәннәр Академиясендә ТР Хөкүмәтенең “Алгарыш” грант программасында катнашучыларның IV форумының пленар утырышын төгәлләп ясаган чыгышында шулай дип белдерде, шул рәвешле ул, чит илнең абруйлы университетларында гыйлем эстәгән яшьләрнең кадерле хәзинә булуына ишарәләде.

Республика башлыгы ассызыклап узганча, теләсә-нинди эшнең уңай яклары булган кебек, кимчелекләре дә очрый. “Алгарыш” программасы бик үк объектив түгел, анда очраклы кешеләр эләгә, түрәләрнең якыннары катнаша дигән мөрәҗәгатьләр, грант ияләре Татарстанда калмый дигән сүзләр дә ишетелгәли. Мин моны тикшерергә күрсәтмә бирдем - шикләнерлек куркыныч нәрсә тапмадым. Дөрес, программада хакимияткә катнашы булган кешеләр бар-барын. Татарстаннан китүчеләр дә алай күп түгел, 10 процент тирәседер бәлки, бу очракта безнең җитешсезлек барды, димәк, бу белгечләргә ихтыяҗны үстерергә кирәк. Безнең җитәкчеләрнең грант ияләренең данәле товар булуын аңламаулары борчый, югары квалификацияле кадрларны җәлеп итә белергә кирәк”, - дип ассызыклый Президент.

Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновның, тәгаен инновацияле проектларга кадрлар әзерләү юнәлешен кертүне хуплады. “Бездә күләмле җитди проектлар күп – “ТАНЕКО”, “КАМАЗ”да уртак предприятиеләр, нефть химиясе комплексларын модернизацияләү – болар барысы да югары класслы белгечләрне таләп итүче тармаклар”, - дип белдерде Президент.
“Без дөньяда һәрвакыт вакыйгалар агышыннан хәбәрдар булырга тиешбез, яшьләр ул мохиткә эләгергә, багланышлар урнаштырырга тырышырга тиеш. Шул рәвешле без үзгәрәбез, менталитетны үзгәртү дә бик мөһим. Миңа еш кына: “Министрларны, муниципаль берәмлек башлыкларын Сингапурга җибәрү ник кирәк соң диләр?” Әмма минем фикеремчә, дөнья күреп кенә күзаллау киңәергә мөмкин. “Алгарыш” киләчәктә дә үсеш алачак, талантларны ачарга, аларга үсәргә шартлар тудырырга кирәк һәм без кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Пленар утырышы кысаларында Президентка бүген грант ияләре укыган илләрнең герб һәм флаглары тупланган истәлекле коллекция дә бүләк ителде.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы