Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

22.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Дөнья нефть химиясе сәнәгате үсеше турында «ВЫГОН Консалтинг» ҖЧҖ идарә директоры Григорий Выгон сөйләде. Ул искәрткәнчә, компания "Татнефть" ГАҖ белән нефть эзләү, запасларны классификацияләүне стимуллаштыру өлкәсендә күптәннән уңышлы хезмәттәшлек итә. Шулай ук Григорий Выгон нефть химиясе тармагына дәүләт ярдәме турында хәбәр итте. 

"Водород" проекты - атом-төш водород комплекслары турында "С+" ҖЧҖ җитештерү-техник департаменты директоры Алексей Нагорянский сөйләде. 

Аннан «Кодест Ин-тернешнл» бизнесны үстерү буенча директоры Эльшад Мамедзаде чыгыш ясады. Ул «Сайпем», «Кодест», «Саче» Италия компанияләренең Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итүе турында сөйләде. 

Шулай ук «Сайпем», «Кодест», «Саче» белән Татарстан Республикасы арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.