Бүген сәгать унда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышы башланды.
ТР Дәүләт Советы Президиумы көн тәртибенә 25 мәсьәлә кертте, шул исәптән 12 республика законы проекты, 6 федераль законы проекты һәм Россия Федерациясе субъектларыннан ике закон тәкъдиме. Төп мәсьәләләрнең берсе - 2017 елда республика башкарма хакимияте органнарының эшчәнлеге турында отчетларны карау.
Республика парламента Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов керткән документта социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре, шулай ук отчетны әзерләү барышында ТР Президентына депутатлар җибәргә сорауларга җаваплар бар. Отчетны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итә.
Моннан тыш, көн тәртибендә 2017 елда Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе эшчәнлеге турында докладлар тыңлана.
Беренче укылышта 10 закон проекты, шул исәптән Югары Ослан муниципаль районының Яр буе Морквашы авыл җирлеге чикләрен билгеләү, Татарстан Республикасында беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә айлык түләү билгеләүне җайга салучы закон проектлары чыгарыла.
Моннан тыш утырышта дәүләт граждан хезмәте, җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуы, шәһәр төзелеше, гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү, эконом класслы торак сатып алуга хокукларны гамәлгә ашыру, автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру, урманнардан файдалану, физик культура һәм спортка кагылышлы закон проектлары да каралачак.
Икенче укылышка автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге, торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүнең төбәк стандартлары турында законнарга үзгәрешләр кертүче закон проектлары чыгарыла.
Утырышта Мамадыш районы территориясендә торак пункт – Тарасово поселогын төзү турында мәсьәлә каралачак һәм җәмәгать судьяларын сайлаячаклар.
Көн тәртибе буенча эш башлардан элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов якшәмбе көнне булып узган Россия Федерациясе Президентын сайлауларга йомгак ясап, сайлаулар "югары дәрәҗәдә үткәрелде" дип белдерде. Ул Дәүләт Советы депутатларына, предприятиеләр җитәкчеләренә бердәм төгәл эшләүләре өчен рәхмәт белдерде. "Татарстан янә бер кат үзенең актив һәм нәтиҗәле эшчәнлеген күрсәтте", – диде Рөстәм Миңнеханов.
Парламент комитетлары рәисләре Марат Галиев, Альберт Хәбибуллин һәм Шакир Яһүдин көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. Нәтиҗәдә, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышы 29 мәсьәлә кертеп расланды.
Тулырак мәгълүмат ТР Дәүләт Советы сайтында: http://tat.gossov.tatarstan.ru/news/show/5268