Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Агымдагы елның ике ае эчендә компания бюджетын үтәүгә йомгак ясалды һәм 2018 елның апреленә һәм икенче кварталына бюджетлар расланды.
Чарада катнашучылар «Татнефть» төркеме персоналына идарә итү стртатегиясе турында фикер алыштылар. Кеше капиталының, компаниянең төп конкурент өстенлеге һәм үсешенең нигезе буларак, әһәмияте билгеләнде. Персоналга идарә стратегиясен планлы рәвештә гамәлгә ашыру хезмәткәрләрне мотивлаштыруның бердәм алымнарын, инструментларын һәм методларын формалаштырырга, илебезнең һәм чит илләрнең иң яхшы практикаларын гамәлгә кертергә ярдәм итә.
Утырышта «ТАНЕКО» проектын гамәлгә ашыруның барышы турында да фикер алыштылар. Хәзерге вакытта нефть эшкәртү буенча завод куәте елына 8 млн. 700 мең тонна тәшкил итә, эшкәртү тирәнлеге 99,24%ка җиткән, ачык продуктлар чыгышы – 87,5%. Барлыгы «ТАНЕКО» комплексында 50 млн. тоннадан артык нефть эшкәртелгән. Быел яңа объектларны гамәлгә кертү чарлары планлаштырылган, ә 2018-2020 елларда эшкәртелүче дизягулык күләмен елына 3 млн. тоннага җиткерергә ниятлиләр, шул исәптән авиация керосинын – елына 900 мең тоннага кадәр.
Утырышта катнашучылар «Татнефть» ГАҖның шиннар бизнесын киләчәктә үстерү перспективалары белән дә таныштылар. 2017 ел йомгаклары буенча 13,1 млн. шина реализацияләнгән. 2020 елга реализацияләүне15,6 млн. шинга кадәр җиткерергә исәплиләр.
Киңәшмәдә шулай ук компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.